«Россиянең бөек исеме»: мәгълүмат көне (12+)

2022 елның 29 июнендә Россия дәүләтенең беренче Императоры Петр I нең тууына 350 ел тула. Әлеге истәлекле вакыйга хөрмәтенә шәһәр Үзәк китапханәсенең белешмә-мәгълүмат бүлеге хезмәткәрләре «Россиянең бөек исеме» дигән мәгълүмат көне уздырды.

Великое имя России
IMG-20220324-WA0003
-5323416456936929379_121
IMG-20220324-WA0006
-5323416456936929439_121
-5323416456936929381_121
-5323416456936929440_121
-5323416456936929442_121

Чара барышында яшь китап сөючеләр үзе өчен рус идарәчесенең эшчәнлеге, даһилыгы һәм күпкырлы шәхесен ачты. Очрашуның төп сюжет сызыгына әверелгән видеолекторий кызыклы һәм аңлаешлы итеп патшаның тормыш юлын, аның сугышчан батырлыклары һәм реформалары турында гына сөйләп калмады, ә аның Россия тарихындагы бөек ролен күрсәтте. Лекторийның аерым бер блогында идарәче образы әдәбиятта, рәсем сәнгатендә, скульптурада темасы күтәрелде. Документаль һәм нәфис фильмнардан өзекләр һәм видеороликлар аны бай эчтәлекле һәм матур итте. 

Виртуаль әдәби сәяхәт барлык катнашучыларны рус әдәбияты дөньясына алып кереп китте. 

Балалар бик теләп һәм азарт белән «Һәрнәрсәдә беренче Петр I» дигән интеллектуаль викторинада катнашты. Шулай ук алар игътибарына «Даһи реформаларга нигез салучы» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: